12:13 Моабит дәфтәрләре | |
Моабит дәфтәрләре
Goşgular
• Яулык Аерылганда миңа йөрәк дустым Бүләк итте ефәк яулыгын; Мин ярама яптым ул яулыкны Басар өчен агышын канымның. Кан табыннан куе кызыл төстә Яулык минем йөрәк турында, Сөйли миңа аның җылы назы Һәм ялкынлы сөюе турында. Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та, Батырларча алга атладым. Яулык шаһит: сине һәм илемне Йөрәк каным белән сакладым. • Кичер, илем! Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмәлмәдем Бу тәнемне соңгы сулышта. Юк, мин сине тузан бөртегедәй Сансыз гомрем өчен сатмадым. Волхов шаһит: изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым. Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле Яуганда да туплар, ядрәләр, Каушамадым кан һәм үлек белән Тулганда да тирә-әйләнәм. Алда, артта, уңда һәм сулымда Киселсә дә юлым; күкрәгем Яраланып канга төренсә дә, Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем. Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем, бары гомерем Коллык белән төгәлләнмәсен! Мин түгелме дуска хат язучы, «Борчылма, дип, тормыш юлдашым, Соңгы тамчы каным тамса тамсын, Тик антыма таплар кунмасын!» Мин түгелме шигырь утым белән Ант итүче канлы сугышта? «Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән Елмаермын соңгы сулышта». «Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең Җиңеләйтер үлем газабын, Илемне һәм сине сөюемне Каным белән җиргә язармын». «Тыныч булыр йокы, тормышымны Бирсәм, диеп, туган ил өчен». Ышан, илем, шушы ант сугарды Йөрәгемнең соңгы тибешен! Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча, Үтте яннан, минем тирәләп. Нишлим, нишлим, соңгы минутымда Пистолетым итте хыянәт! Чаян чага үзен соңгы чиктә, Бөркет ярдан түбән ташлана. Мин соң бөркет түгел идеммени, Баш ияргә шуннан башкага! Ышан, илем, шундый бөркет идем. Мин дә соңгы минут килгәндә, Әзер идем, мәгърур канат җәеп, Ташланырга ярдан түбәнгә. Нишлим, сугыш дустым-пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды дошман кулларыма Һәм хурлыклы юлдан атлатты. Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне Көн чыгышын комсыз күзәтәм. Шигырь булып чыга үч ялкыны Яраланган лачын йөрәктән. Көн чыгышы дуслар кулындагы Байрак булып көн дә кызара. Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел, Күкрәктәге җәрәхәттән түгел, Канлы үчтән шулай кыза ла! Тик бер өмит: кара август төне Илтер мине шунда җитәкләп. Өстен килер түбән әсирлеккә Үч һәм илгә керсез мәхәббәт. Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта Табар соңгы көрәш теләген. Яраланган, ләкин тар коллыкка Баш имәгән керсез йөрәгем. • Ирек Кая гына башым куйсам да, Кайгы талый йөрәк итемне. Кич ятсам да, иртә торсам да, Әллә нәрсәм җитми шикелле. Аяк-кулым бөтен бөтенен, Буй-сынның да сизмим кимлеген, Бар нәрсәм дә җитә җитүен, Җитми бары иркем-хөрлегем. Үзем теләп йөртер булмагач, Юк аягым минем, юк кулым. Нәрсә соң ул, иркем булмагач, Бар булуым белән юклыгым. Атам-анам юк та, илемдә, Әйтегез, мин ятим идемме? Мин югалттым дошман җирендә Анамнан да якын илемне. Мин кол монда, йортсыз-ирексез, Ирексез һәм илсез – мин үксез. Атам-анам булган булса да, Булыр иде урыным бусага. Булыр идем һаман мин ятим, Тик таланган этләр миңа тиң. Алтын иркем, азат тормышым, Кая очтың киек кош булып? Ник очмады соңгы сулышым, Шунда бергә, сиңа кушылып? Белдем микән ирек кадерен Хөр чагында, дуслар, элек мин? Татып авыр коллык җәберен Инде белдем тәмен ирекнең! Шатландырса язмыш күңелне, Кавыштырып ирек-сердәшкә, Багышлармын калган гомерне Ирек өчен изге көрәшкә. • Тик булса иде ирек (Җыр) Карлыгач булса идем, Канат кагынса идем, Җидегән йолдыз батканда, Чулпан йолдыз калыкканда, Туган илем, якты өем, Очып сиңа кайтыр идем, Сызылып таңнар атканда. Йә булсам алтын балык, Ак дулкыннарын кагып, Ярсып дәрья акканда, Ташып ярдан ашканда, Таң сөмбелем, нечкә билем, Йөзеп сиңа кайтыр идем, Күлне томан япканда. Булсам җитез аргамак, Көмеш ялымны тарап, Таң җилләре искәндә, Үләнгә чык төшкәндә, Чулпан кызым, таң йолдызым, Чабып сиңа кайтыр идем, Гөлләр хуш ис сипкәндә. Юк, барсыннан да элек, Тик булса иде ирек, Кылчым булса кынымда, Карабиным кулымда, Сине саклап, туган җирем, Мин ирләрчә үләр идем Данлы сугыш кырында. | |
|
√ Öýlenmek / Goşgular - 09.10.2024 |
√ Goşgular / Goşgular - 15.10.2024 |
√ Aýandyr bary / Goşgular - 17.05.2024 |
√ Bir gün ýüzüň gören kişi... / Goşgular - 03.08.2024 |
√ "Gama batanyñy gördüm, Allaýar" / Goşgular - 09.09.2024 |
√ "Bagşylara" / Goşgular - 07.02.2024 |
√ Jojak zalym / Goşgular - 11.06.2024 |
√ Damak belasy... / Goşgular - 22.05.2024 |
√ Akyl-huşy ýagşydyr / Goşgular - 28.08.2024 |
√ Ene hakynda / Goşgular - 28.05.2024 |
Teswirleriň ählisi: 0 | |